Зәй Татьяна Васильевна Воропаева белән хушлаша
Зәй районының Мактаулы гражданины, күп еллар районның җитәкче органнарында, район башлыгы булып хезмәт куйган, педагогик хезмәт ветераны, гомер юлын халыкка хезмәткә багышлаган Татьяна Васильевна Воропаева 72нче яшендә арабыздан мәңгегә китеп барды. Ул зәйлеләр күңелендә якты эз калдырды, исеме мәңге яшәр.
Татьяна Васильевна 1954 елның 17 апрелендә Жигулевск шәһәрендә туа. Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган (1976).
Хезмәт эшчәнлеген Зәйнең “Тату гаилә” балалар бакчасында педагог - тәрбияче булып башлый. Комсомол оешмасы хезмәткәреннән Зәй районы башлыгына кадәр юл үтә (2008-2014), ТР Дәүләт Советы депутаты (2014-2019), “Яз” хәйрия оешмасы советы рәисе (2019 елдан) вазифаларында эшли.
Татьяна Воропаеваның озак еллар намуслы хезмәте лаеклы бәяләнгән. Ул ТР атказанган укытучысы, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" медале иясе, күп кенә ведомстволар бүләкләре бирелгән мөхтәрәм зат.
Аның зирәклеге, профессиональлеге һәм игелеге зәйлеләрнең хәтерендә мәңгегә калачак. Туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Мәрхүмә белән хушлашу мәрасиме 16 июльдә иртәнге 8:30да “Энергетик” Мәдәният сараенда булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев