Зәй сусаклагычында 103 килограммлы гигант балык тотылган
Балтач районында агымдагы елның июнь аенда бер ир-атның 104 килограммлы балык тотуы турындагы хәбәр бөтен республиканы шаулатты.
Ә бит Зәй тарихында да мондый очрак бар. 2001 елның 29 декабрендә Зәй сусаклагычында Зәй балыкчылар җәмгыяте әгъзалары 103 килограммлы гигант җәен балыгы тоткан. Аның озынлыгы 2 метр 30 сантиметр булган. Әлеге балык ул вакытта шәһәребездә эшләгән картлар йортына бүләк ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев