Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй сусаклагычын суүсемнәрдән ничек чистартырга?

Район аучылар һәм балыкчылар иҗтимагый оешмасы рәисе килеп туган хәлдән чыгу юлын тәкъдим итә.

Зәй аучылар һәм балыкчылар иҗтимагый оешмасы рәисе Петр Чернов үз инициативасы белән ел саен Зәй сусаклагычына киңмаңгай (толстолобик) һәм амурның үскән маймычларын җибәрә һәм бу төр балыкларны тотуны тулысынча тыеп кына безнең сусаклагычны суүсемнәрдән чистартырга мөмкин дип саный.

— Быел Волгоград өлкәсеннән 950 мең маймыч алып кайттык, анда балык үрчетүче завод бар. 500 мең киңмаңгай һәм 450 мең кечкенә амур балыгы товар авырлыгын ала башлады инде, аларның бер өлешен сатачакбыз, ә бер өлеше сусаклагычка җибәреләчәк, — ди Петр Степанович.

Салкын климат аркасында безнең якларда амур да, киңмаңгайда табигый юл белән үрчи алмыйлар. Моның өчен уылдык чәчү чорында һәм 15 граммга кадәр авырлык җыйганчы су температурасы +20 градустан югарырак булырга тиеш, шул очракта гына маймычлар исән калачак. Шуңа күрә республиканың балыкчылары маймычларны көньяк төбәкләрдән алып кайталар.

Петр Чернов нәселле балык материалын зур полиэтилен капчыкларда (70 литрлы) алып кайта, анда балык личинкаларының концентрациясе 1 квадрат сантиметрга 1000 данәгә җитә. Гадәттә ул аларны җиңел машина белән алып кайта, юлда вакыт-вакыт туктап, капчыкларга балыклар тончыгып үлмәсен өчен һава кертә. Аннары аларны ике гектар тирәсе мәйдандагы үз буасына җибәрә. Буаның тирәнлеге 1 метр чамасы, бу су яхшы җылынсын өчен, суүсемнәр һәм камышлар даими чистартыла, алар өлешчә маймычлар өчен азык булып та тора.

Ләкин маймычларның төп рационы — катнаш азыктан пешерелгән ботка. Петр Степанович һәм аның ярдәмчесе Николай көн саен зур савытта тарттырылган арпа, бодай, җитеннән 100 килограмм ботка пешерәләр. Балыкларны ашату мавыктыргыч: ботка буага су агымы белән бирелә, бу вакытта су «кайнаган» кебек була, маймычлар һәр яктан, бер-берсен этеп, азыкка «һөҗүм итәләр», санаулы минутларда аны ашап та бетерәләр.

— Сусаклагычка соңгы тапкыр 1999 елда 4 миллион данәләп маймыч җибәрдек. Шуннан соң сулык суүсемнәрдән сизелерлек чистарды, чөнки амурның төп рационы — суүсем, алар үлән белән тукланалар. Балыклар санын тотрыклы тоту өчен ел саен буага маймычлар өстәлә, ләкин балыкчылар аларның үсүен көтмичә тоталар, шуның белән сулыкларга һәм балык запасларына зыян китерәләр. Амур һәм киңмаңгайны өч елга булса да тотуны тулысынча тыеп, без сусаклагычыбызны суүсемнәр белән капланудан чистарта алачакбыз, — дип тәкъдим итә бу проблемадан чыгу юлын балыкчылар һәм аучылар җәмгыяте рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев