Зәй районында яшәүче 68 яшьлек ир-ат өендә көмешкә куып саткан өчен җаваплылыкка тартылды.
Ул моңа кадәр дә алкоголь продукциясен законсыз саткан өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.
Суды барышында ир-ат үз гаебен таныган. Шаһитларның берсе гаепләнүчедән самогонның ярты литрын 200 сумга сатып алуы турында белдерә.
Суд ир-атка 50 мең сум күләмендә штраф билгеләде.
Суд карары 24 июньдә законлы көченә керде.
Нет комментариев