Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй студентлары театральләштерелгән музыкаль композиция әзерләде

Бүген Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Зәй политехника көллиятендә Театр көне һәм Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Служили два товарища» театральләштерелгән музыкаль композициясе күрсәтелде.

Программаны көллиятнең иҗат коллективы әзерләде.

Чарага хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук «Zаинск с Vами» хәрәкәте волонтерлары чакырылды.
Композиция патриотик эчтәлекле җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды, алар заманча һәм актуаль яңгырап, тамашачыларда җанлы резонанс уятты. Үзешчән артистлар дуслык, батырлык һәм Ватан алдында бурыч хисе төшенчәләрне искиткеч итеп күрсәтә алдылар.

Бәйрәм кунаклары мондый чаралар Ватаныбызны саклаучылар истәлеген сакларга ярдәм итә һәм яшь буынны батырлыкка рухландыра, дип билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев