Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй студентлары суд приставы белән очрашты

Яшьләр өчен төрле юнәлештәге профориентация чаралары бүгенге көннең актуаль темасы.

Зәй районында һәртөрле һөнәрләр турында яшьләргә тулы аңлатма бирү нәкъ менә шуның кысаларында алып барыла. 

Бүген профориентация дәресе Зәй политехник көллияте студентлары өчен үткәрелде. Аларга үз һөнәре турында суд приставы Ядъкәр Хәбибуллин җиткерде. 

- Бүгенге көндә районда эшләүче суд приставлары җитешми. Шуңа да без яшьләр алдында әлеге һөнәргә кызыксыну уяту максатында махсус дәресләр үткәрүгә алындык, - ди ул.

Суд приставы – ул чыгарылган суд карарлары буенча билгеләнгән җәзаларны үтәттерүче вазыйфаи зат. Суд приставы булып 21 яшькә җиткән Россия Федерациясе гражданы эшли  ала. Моның өчен гомуми яки урта һөнәри белемле булу шарт. Ә инде бүлек башлыгы булып эшләү өчен югары юридик белем кирәк.

Моннан тыш, суд приставы үзенә йөкләнгән бурычларны үтәү өчен эшлекле һәм шәхси сыйфатларга ия булырга, сәламәтлеге буенча хезмәт итәргә яраклы булырга һәм хөкем ителмәгән булу мәҗбүри. Суд приставы эшкә керешкәнче РФ Конституциясен һәм законнарын үтәргә, гражданнар һәм дәүләт хокукларын якларга, һөнәр авырлыкларын кичерергә, тәртип сакларга һәм дәүләт серен сакларга ант бирә.

Студентлар суд приставын тыңлагач әлеге һөнәр белән кызыксынуларын белдерделәр, алга таба элемтә тоту мөмкинлекләрен язып алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев