Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй студентлары республика экология конкурсында җиңү яуладылар

6 июньдә Казанда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында «ЭКВЕСТ» республика онлайн-конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән

Быел бәйгедә 732 экоактивист, республиканың 34 шәһәр һәм авылларыннан 122 команда катнашты. Бәйгедә катнашучылар ай дәвамында табигатьне саклау акцияләрен оештырды, төрле чараларда катнашкан 20 меңләп кешегә әлеге темага багышлап, белем бирү мәгълүматларын җиткерде.

Фото яшьләр эшләре идарәсеннән

Зәй политехник көллияте студентлары бәйге кысаларында экология юнәлешендәге бар биремнәрне дә бик теләп үтәде. Татарстан колледжлары һәм техникумнары студентлар берләшмәләре арасында «Эквест» онлайн-конкурсында Зәй политехник колледжының «ЭКО-СТИЛЬ» командасы җиңү яулады. Команда составы Дарья Киселева, Ләйсән Фәсхетдинова, Регина Хуҗагалиева, Евгения Зотеева, Роман Вороньков һәм Кирилл Афанасьевтан тора, җитәкчеләре — Илүсә Сандимирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев