Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй студентлары ясалма интеллект белән бәйле фәнни эшләр яклады

4 февральдә Зәй политехник колледжында студентларның «Киләчәк безнең кулда» дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциянең максаты – студентларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген активлаштыру. Конференциядә 29 студент катнашты.

Чараны колледж директоры Вәсилә  Исрафилова ачып,  студентлар конференциясенең мөһимлеген билгеләп үтте. 

-Мондый чаралар студентларга фәнни-тикшеренү эшләре  белән уртаклашырга һәм фәнни чыгышлар ясау өчен кирәкле күнекмәләр алырга мөмкинлек бирә. Докладлар темалары студентларның ясалма интеллект белән бәйле фәннең төрле өлкәләренә кызыксынуын күрсәтә, - диде ул.

Эшләр дүрт секциядә тәкъдим ителде: “Минем һөнәргә керткән өлешем”; “Минем һөнәрем/белгечлегем һәм ясалма интеллект”; “Дәресләргә әзерләнүдә ясалма интеллектны куллану”;  "Мөмкинлекләр палитрасы" иҗади секциясе.
Эшләрнең тематикасы бик төрле иде, бу студентларның кызыксынуларының күптөрлелеген чагылдырды.

Проектларны яклау барышында укытучылар, оешма-учреждение җитәкчеләреннән торган эксперт комиссиясе эшләде. Яшьләрнең эшләре практик һәм тикшеренү әһәмияте белән аерылып торды. Шулай ук югары әзерлек дәрәҗәсен һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын билгеләп үтәргә кирәк.

Соңыннан җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләнде.

Беренче һәм икенче секциядә А. Асылхуҗина (фәнни җитәкчесе  О. Кузнецова) беренче урынны яулады.

А. Гафиятуллин (фәнни җитәкчесе О. Соловьев) – II, Ю. Шишкина, Е. Маврина (җитәкчеләре С. Богомазова) III урында.

Өченче секциядә Ю. Хафизова, Д. Хөрмәтуллина (фәнни җитәкчеләре С. Иванова) - җиңүче, И. Гусев, Д. Дмитриев (җитәкчеләер Е. Дуболазова) – II, Э. Матрухов, Р. Тихонов (җитәкчеләре Л. Минһаҗева, Н. Чернова) III урынны алды.

Иҗади секциядә Д. Силантьевка (фәнни җитәкчесе С. Кырмагина)  тиңнәр юк. П. Арсланова (Е. Фәсхетдинова) белән А. Гыйләҗева (С. Андрианова)  икенче белән өченче урыннарны бүлеште.

Фотолар көллияттән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев