Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй студентлары «Ягез әле, егетләр!» бәйгесендә көч сынашты

Зәйдә Ватан сакчылары көненә багышланган чаралар башланып китте.

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча һәм патриотик тәрбия ункөнлеге кысаларында Зәйнең политехник колледжында «Ягез әле, егетләр!» традицион бәйгесе узды. Анда катнашучылар да, бәя бирүчеләр дә студентлар үзләре булды. 

Бәйгедә I-II курс студентларыннан торган сигез команда көч сынашты, бу юлы араларында кызлар да булу ярышларга үзенчәлек өстәде. Конкурс программасында көчлелек, җитезлек, зирәклекне билгели торган ярышлар бар иде. Анда студентлар автомат сүтеп җыю, противогазны җитез һәм дөрес итеп кию, билгеләнгән урынга граната ату һәм спортның төрле төрләрен үз эченә алган эстафетада сыналдылар. Соңыннан алты этап ярышларның иң-иңнәре булганнар сайлап алынды. 

«Жюрига җиңүчеләрне билгеләү авыр булды, чөнки быел катнашучылар бик көчле, актив иде. Ә иң мөһиме, командаларның бердәмлеге, дустанә, җылы мөнәсәбәтләре турында билгеләп үтәсе килә»- дип үз тәэсирләре белән уртаклашты жюри әгъзасы, «Форпост» үзәге директоры Наталья Шахмаева.

Ә ярыш нәтиҗәләре буенча шәхси беренчелектә автомат сүтеп җыюда һәм кулларда гәүдәне күтәрүдә Нияз Суслов, турникта күтәрелү буенча Равил Нәбиуллин беренче урыннарны алдылар. Ә эстафета ярышларында 1441нче төркем беренче урын яулады. 

Гомуми нәтиҗәләр буенча 1541нче төркем — I, 842 һәм 843нче төркемнәр — II, 541нче төркем — III урынга лаек булды. 

«Ягез әле, егетләр!» ярышы катнашучыларга һәм җанатарларга уңай хис-кичерешләр бүләк итеп, мавыктыргыч, истә калырлык, чын спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев