Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй студентлары һөнәри осталык бәйгесендә уңышлар яулый

18-22 мартта Чаллының политехник колледжында республика күләмендә үткәрелүче «Профессионаллар» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы узды.

Анда «Металлоконструкцияләр әзерләү» компетенциясе буенча һөнәри уку йортларында белем алучылар көч сынышты. Һөнәри осталык бәйгесендә Зәй политехник колледжы студентлары да яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Бәйге биреме буенча егетләргә чүкечле экскаватор корыч моделен ясарга кирәк булды. Аны Зәй политехник колледжының беренче курс студенты Максим Абдуллаев яхшы итеп әзерләде һәм икенче урын алды. Ә икенче курс студенты Егор Хамиев призерлардан йөздән дүрт баллга гына калышып дүртенче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев