Зәй студентлары “Дармарка” оештыра
Зәй политехник көллиятенең «ЭКО - СТИЛЬ» командасы волонтерлары бүләк итү (дармарка) ярминкәсе оештыра. Ул 10 апрельгә кадәр дәвам итә.
Дармарка - ул экологик проект, төрле әйберләр белән түләүсез алмашу. Бу артык әйберләрдән котылу гына түгел, ә үзебез өчен яңа нәрсә табу, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев