Зәй станциясендә фаҗига: поезд ир-атны бәрдергән
29 июльдә Зәй тимер юл станциясендә фаҗига булган — поезд астына эләккән ир-ат һәлак булган.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, фаҗига Яр Чаллы — Бөгелмә маршруты буенча баручы электропоезд белән килеп чыккан. Алган җәрәхәтләрдән зыян күрүче урында ук үлгән.
Әлегә һәлак булган кешенең кемлеге ачыкланмаган. Транспорт полициясе хезмәткәрләре вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Редакция искәртә: тимер юллар — куркыныч зона. Зинһар, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез һәм кирәксезгә юллар янына якын килмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев