Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй спортчысы Софья дәрәҗәле ярышта уңышка иреште

18-22 гыйнварда Киров өлкәсенең «Перекоп» биатлон үзәгендә 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында Идел буе федераль округы беренчелеге өчен чаңгыда узышлар оештырылды.

Ярышлар программасы 4 узыштан торды. 10 һәм 15 километр арага ирекле стиль, классик стиль белән спринт, 5 һәм 10 километр дистанциядә индивидуаль ярышлар билгеләнгән иде. Ә эстафета ярышлары кызлар арасында 4әр километрга, егетләр арасында 5әр километрга оештырылды. Биредә Татарстан командасы составында Зәй спортчылары Вадим Бирюков һәм Софья Козонкова да катнаштылар. Ярышларның беренче һәм икенче көннендә безнең спортчыларга уңыш елмаерга теләмәде, ә менә кичә - 21 гыйнварда классик стиль белән 5км дистанциядә Софья 8 нче нәтиҗә күрсәтте, шуның белән "Россия спорт мастерлыгына кандидат" нормативын үтәде. Ә бүген -  22 гыйнварда эстафета ярышларында хатын-кызлар командасы составында Софья  2 нче урынны алды. 
Тренер Рәкыйф Габидуллин  һәм Софьяның беренче тренеры  Бухтеева Надежда Владимировнаны шәкертләренең уңышлы чыгышы белән котлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев