Зәй спортчылары мактаулы исемгә лаек булды
Зәй чаңгычылары Ирина Ибраһимова, Христина Мацокина һәм тренер Ракыйф Габидуллин «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булдылар.
Ирина белән Христина республика, Россия, дөньяда үтүче чаңгы ярышларында призлы урыннар ала. Аларның үрнәге спортчыларның яңа буынын рухландыра.
Тренер Ракыйф Габидуллин чын чемпионнар - көчле характерлы, үз эшенә бирелгән һәм зур ихтыяр көчле спортчылар әзерли.
Спортчыларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм алга таба тагын да югарырак үрләр яулауларын телибез.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев