Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй спортчылары каратэ киокусинкай буенча республика турниры җиңүчеләре

9 апрельдә Чаллы шәһәрендә тренер П. Теплов истәлегенә киокусинкай каратэсы буенча республика турниры узды.

Анда Татарстанның 10 шәһәреннән 300дән артык спортчы катнашты.

Зәй данын Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар яклады. Безнең егетләр югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар, чираттагы тапкыр Татарстан Республикасында киокусинкай каратэсы буенча алдынгы командалар рәтендә булуларын дәлилләде. Үз үлчәү категориясендә җиңүчеләр булып Марат Хөснетдинов, Әмир Ишмөхәммәтов, Абдул-Басир Алиев, Илья Большеглазов, Роман Решетов, Умукурсум Ихинданова, Алибек Алиев, Георгий Храмков, Александр Тимофеев, Элиза Агапова, Артем Маракин, Радаль Селиверстов. Алексей Комиссаров, Кирилл Тарасов, Егор Ревин, Адилия Фаршатова, Айрат Вәлишин, Серафим Павлов, София Москова көмеш медальгә ия булдылар. Бронза призерлары - Тимур Ишмөхәммәтов, Георгий Скопинцев, Илья Подъячев, Юстина Шәймәрданова, Екатерина Әшрәпова. 27-28 апрельдә Мәскәүдә булачак Россия беренчелегендәге ярышларда спортчыларга һәм аларның тренерларына уңышлар телибез.

Сергей Манаков фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев