Зәй спортчылары каратэ киокусинкай буенча «Җиңү Кубогы» ачык республика турниры җиңүчеләре
7 майда Базарлы Матак авылында киокусинкай каратэ буенча «Җиңү Кубогы» ачык республика турниры узды.
Ярышларда Казан, Волжск, Лениногорск, Базарлы Матак, Чистай һәм Түбән Камадан 158 спортчы катнашты. Зәй данын Владимир һәм Алексей Ревиннар тәрбиясе кул астында шөгыльләнүче спортчылар яклады. Безнең спортчылар әлеге турнирда лаеклы чыгыш ясап, югары спорт уңышларына ирештеләр. Үз үлчәү авырлыкларында Илья Большеглазов, Әлибәк Алиев, Александр Тимофеев, Радаль Селиверстов, Кирилл Тарасов, Артем Макарин җиңүчеләр булды. Көмеш медальне Дмитрий Плеханов алды. Бронза медальләргә Данил Соловьев, Ислам Зиннәтуллин, Раил Гомәров, Айрат Вәлишин, Серафим Павлов, Абдул-Басир Алиев ия булдылар.
Алексей Ревин фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев