Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй спортчылары яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча клуб турниры җиңүчеләре

8 апрель көнне Түбән Кама шәһәрендә 2010 елгы егетләр арасында ирекле көрәш буенча клуб турниры үтте.

Ярышта республикабызның төрле командаларыннан 120 дән артык спортчы катнашты, шулай ук Оренбург һәм Ижаудан да командалар бар иде. 20 кг га кадәр авырлык үлчәвендә Егор Минеев көмеш, 22 кг га кадәр авырлык категориясендә Данис Фаршатов чемпион булды. Шул ук үлчәү категориясендә Матвей Вандышев бронза призёр булды.

26 кг га кадәр үлчәмдә Алексей Комаров бронза медаль алды. 28 кг га кадәр авырлык категориясендә Абубакар Мугурбиев чемпион булды. 30 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов, 33 кг га кадәр авырлык категориясендә Рауль Юнысов чемпион булды. Шулай ук бу үлчәү категориясендә Дима Власевнин бронза призёры булды.

35 кг кадәр авырлык категориясендә Айнур Юнысов - көмеш, 40 кг кадәр авырлыкта Данил Карпов чемпион булды. Шул ук үлчәү категориясендә Алексей Кузнецов - көмеш, Ярослав Пушкин бронза призёры булды. 45 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Нәбиуллин - бронза, 50 кг га кадәр авырлык категориясендә Адэль Якупов чемпион булды. Спортчыларның тренеры – Илнар Хәйруллин. Шулай ук 55 кг га кадәр авырлык категориясендә Шамил Газизов көмеш призер булды. Тренеры - Рамил Салихов. Матур алымнар күрсәткән өчен Әмир Хөснетдиновны аерым бүләкләделәр.

Фотолар спорт идарәсеннән
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев