Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй социаль хезмәткәрләре китапханәчеләр белән бергә китапханә сәгате уздыра

14 июльдә күренекле шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державинның тууына 280 ел тула.

Әлеге истәлекле дата уңаеннан «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен «Библиотерапия» программасын тормышка ашыру кысаларында китапханә сәгате үткәрделәр.

Китапханә хезмәткәрләре Гавриил Державинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Социаль хезмәт алучылар арасында Мария Челнинская да бар. Ул кунакларны якты йөз белән каршы алып, әзерләнгән хикәяне игътибар белән тыңлады, фотоларны кызыксынып карады.

«Әлеге программа үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Спорт белән шөгыльләнү тәннең торышын яхшырта алса, уку кешенең баш миен эшләтә, картаюдан саклый. Ә мондый шөгыльләр үз чиратында нейрон бәйләнешләренең таркалуын акрынайта һәм картлык зәгыйфьлеге үсешенә комачаулый», — ди социаль эш буенча белгеч Елена Ширшова.

Социаль үзәк һәм шәһәр китапханәсе тарафыннан өйдә социаль хезмәтләр алучылар өчен шундый уртак чаралар оештырып киленә. Бу өлкәннәр арасында аралашу даирәсен шактый киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев