Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй социаль хезмәт алучылар гаилә иминлеге оберегын ясадылар

16 июльдә «Радость» үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар өчен гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм аларга ярдәм итү максатыннан гаилә саклагычы-оберег булдыру буенча мастер-класс узды.

Чара Гаилә елы кысаларында оештырылды.

«Мастер-класс тестопластика (камыр) техникасында узды. Камыр — арзан, йомшак, экологик чиста һәм куллану өчен җиңел материал. Барлык ингредиентлар да табигый, зарарсыз, шуңа күрә аның белән эшләү социаль хезмәт алучыларда уңай эмоцияләр генә уята. Тестопластика белән шөгыльләнү организмга уңай йогынты ясый, үз-үзеңне бәяләүне арттыра», — ди социаль белгечләр.

Мастер-класста социаль хезмәтләр алучылар камыры белән эшләүнең төрле ысуллары һәм кулдан ясалган әйберләр һәм декоратив эшләнмәләр вариантлары турында белделәр. Һәр катнашучы үзенең оберегын булдырды.

Социаль хезмәтләр алучылар эш барышында уңай хис-кичерешләр алдылар һәм үз нәтиҗәләреннән канәгать калдылар.

Фотолар социаль үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев