Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй социаль яклау бүлеге эш алымнары буенча республикада тәҗрибә уртаклашу үзәге булып тора

24 майда Зәйнең «Шатлык» тернәкләндерү комплекслы үзәге базасында «когнитив тайпылышлар булган өлкән яшьтәгеләр белән өй шартларында социаль эш практикасы» программасы буенча Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү буенча стажировка мәйданчыгы эшләде.

Бу инде әлеге тема буенча икенче стажировка мәйданчыгы. Өлкән яшьтәгеләрнең  когнитив тайпылышларын  профилактикалау проблемасы социаль яклау эшчәнлегендә  хәзер көнүзәк мәсьәләләрнең берсе.  Шуңа күрә стажировка мәйданчыгы эшендә «өлкән яшьтәгеләрнең  когнитив тайпылышлары», «деменцияле кешеләрнең туганнарына ярдәм», «дементлы авыруларны карауны оештыру кагыйдәләре»,  әлеге профилактик эшчәнлектә мөһим күнегүләр темалары каралды.
Стажерларга әлеге юнәлештә «Шатлык» тернәкләндерү комплекслы үзәгенең эш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге бирелде. Практик эшкә зур игътибар бирелә: тыңлаучылар өлкәннәр белән когнитив күнегүләр үткәрүнең нәтиҗәле формаларын һәм ысулларын, аларның көндезге эшләрен оештыру ысулларын сайлыйлар, социаль хезмәтләр алучылар белән турыдан-туры когнитив күнегүләр үткәрергә һәм аларның туганнарын укытуны оештырырга өйрәнәләр. Гомумиләштерү материалы буларак тыңлаучылар стажер блокнотын алдылар, анда конспектлар, схемалар һәм таблицалар формасында өйрәнелгән барлык материал тәкъдим ителде, һәм бу проблема буенча блокнотта интернет ресурсларга файдалы сылтамалар урнаштырылган. Стажировка мәйданчыгы эше тәмамлагач, стажерларга исемле сертификатлар тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев