Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй шикәр заводы яңа уңыш чөгендердән беренче партия шикәр комы җитештерде

Предприятие тәүлек буе эшләүгә күчте һәм тәүлегенә 8 мең тоннага кадәр чөгендер эшкәртергә әзер.

Кичә иртән, 1 сентябрьдә, Зәй шикәр заводында республика агросәнәгать комплексы өчен мөһим вакыйга булды — яңа уңыш чөгендердән беренче партия  шикәр комы җитештерелде. 

Бүгеннән предприятие интенсив эш режимына күчте, производство конвейерын туктаусыз эшләтеп җибәрде. Заводның куәте көн саен гаять зур күләмдә - 8 мең тоннага кадәр чимал эшкәртергә мөмкинлек бирә.

"Сезонны эшләтеп җибәрү штат режимында узды. Без аграр партнерларыбызга сыйфатлы чимал өчен рәхмәтле. Предприятиегә чөгендер Зәй районы кырларыннан гына түгел, ә күрше биш муниципаль берәмлектән дә килә, бу безнең предприятиегә зур ышаныч турында сөйли”, - ди  «Зәй шикәре» АҖ генераль директорының эшчәнлек мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Цветков.

Заводның кагат кырларында өзлексез эшләү өчен чимал запасы булдырылган: 35 мең тоннадан артык шикәр чөгендере тупланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев