Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй шикәр заводы яңа сезонга әзер

Ул 25 августта старт алыр дип планлаштырыла.

Зәй шикәр заводы чимал кабул итеп, продукция җитештерүне башлап җибәрергә тулысынча әзер.

Алдагы шикәр кайнату сезонына планнары белән «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» АҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин уртаклашты.

— Заводның барлык җиһазлары һәм техника яңа шикәр кайнату сезонына әзер, без аны 25 августта башларга планлаштырабыз. Шикәр чөгендереннән зур уңыш алырга әзербез. 1 миллион 300 мең тоннадан артык татлы тамыр кабул итеп, эшкәртү көтелә. Предприятиенең эшкәртү куәте тәүлеккә 8000 тонна тәшкил итәчәк. Завод тәүлек буе эшләячәк. Кадрлар белән без комплектланган, быел шикәр кайнатучыларның хезмәт хакы 30 проценттан артыгракка индексацияләнде, — ди Антон Трошин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев