Зәй сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгы торышы тикшерелде
Сайлаулар алдыннан район дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторлары комиссияләр составында сайлау участокларын тикшереп, аларның янгынга каршы торышын бәяләделәр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын сигнализациясе системасының төзеклегенә, хәбәр итү һәм янгын вакытында эвакуацияләү белән идарә итү чараларының төзеклегенә, янгын сүндерүнең беренчел чараларының булуына аерым игътибар бирделәр, эвакуация чыгу юлларының торышын тикшерделәр. Объектлар җитәкчеләре һәм янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр белән янгын куркынычсызлыгы чаралары, янгын чыккан очракта гамәлләр буенча инструктажлар һәм консультацияләр үткәрелде.
14 сентябрьдә – Татарстан Рәисен сайлау көнендә иминлекне тәэмин итү өчен һәр сайлау участогында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәхси составы кизү торачак.
фото район дәүләт янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев