Зәй шәһәре прокуроры авыл җирлекләрендә кабул итүләр үткәрә
Шәһәр прокуроры Сергей Урванцев иртәгә, 18 июньдә Поручик һәм Чыбыклы халкын хокукый темалар буенча сораулар белән кабул итәчәк.
Бу көнне поручиклылар һәм чыбыклылар Зәй шәһәре прокуроры Сергей Урванцевка шәхсән мөрәҗәгать итә алачак. Кабул итүдә торак-коммуналь хуҗалык, юлларның торышы, җир бәхәсләре, түләүләр һәм башка закон бозулар белән бәйле сораулар бирергә була.
Кабул итү графигы:
• Поручик авылында - 09: 00
• Чыбыклыда — 10:00.
Үзең белән паспорт һәм язма мөрәҗәгать булу яхшы. Барлык гаризалар да шәхсән каралачак, контрольгә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев