Зәй шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен Казанда тантаналы чарада каршылый
Бүген илебездә прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Зәйдә бүгенге көндә Сергей Урванцев җитәкчелегендә 8 кешедән торган коллектив хокук сагында тора. Тырыш хезмәт куючы районыбыз прокуратурасы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйбыз. Бүген алар Казанда һөнәри бәйрәм уңаеннан тантаналы чарада катнаша.
Гомумән, 2025 ел Зәй шәһәре прокуратурасы өчен тыгыз эшчәнлектә үтте. Аеруча алар коррупциягә каршы көрәш тематикасы буенча җиң сызганып эшләде.
“Аннан алдагы елда коррупциячел гамәлләр буенча бер эш кузгатылган булса, 2025 елда без әлеге юнәлештә 44 хокук бозу очрагын ачыкладык, шуларның 24 буенча җинаять эше кузгатылды. Моннан тыш, без халыкның аз якланган катламы хокукларын яклау буенча да актив эшлибез. Бигрәк тә балигъ булмаганнар хокуклары, күп балалы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрен яклауга өстенлек бирәбез. Хокукларын яклауны сорап мөрәҗәгать итүчеләр ел дәвамында 800дән артык булды. Анда нигездә торак-коммуналь хуҗалыгы темасы буенча сораулар күтәрелә. Алга таба да без нәтиҗәле эшкә, кешеләр хокукларын яклауга йөз тотып эшләүне күздә тотабыз”, - диде шәһәр прокуроры Сергей Урванцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев