Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй шәһәр төзелеше Советында автовокзал һәм психологик-педагогик ярдәм үзәге биналарын реконструкцияләүне тикшерделәр

22 августта хакимияттә район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышы узды.

Утырышта төп өч мәсьәлә каралды: Дала Зәе елгасы ярында истәлек ташы кую, автовокзал бинасы, балалар һәм яшьләр өчен психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәген реконструкцияләү.

Соңгы ике проект буенча актив фикер алышу булды. Архитектор Фәнәви Закиров автовокзал бинасын реконструкцияләүнең эскиз проектын тәкъдим итте. Биредә демонтаж эшләре башланган инде. Исегезгә төшерәбез, 2024 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгыннан автовокзал бинасын транспорт инфраструктурасы объекты итеп реконструкцияләүгә карата муниципаль-хосусый партнерлык проектының нәтиҗәлелеге турында уңай бәяләмә алынды. Проектны шәхси эшмәкәр Ришат Шакиров гамәлгә ашыра. Эчтән дә, тыштан да яңартылган бина зәйлеләрне генә түгел, шәһәр кунакларын да җәлеп итәчәк. Монда, автовокзалдан тыш, тиз туклану рестораны да булачак. Хәзер җәмәгать туклануының әлеге сегментында популяр брендлар белән сөйләшүләр бара. Объектның уңышлы урнашуы (Нариманов урамы = Яр Чаллы —Зәй — Әлмәт автотрассасы) транзит транспорты хисабына клиентларның зур агымын җәлеп итәчәк. Матур фасад, керү юлларының куркынычсызлыгы, парковка һәм пассажир автобуслары өчен тукталыш урыннары, инженерлык челтәрләренең технологик мөмкинлекләре, янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм яшелләндерү — боларның барысы буенча да җентекле фикер алышынды.

Балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгенең эскиз проекты буенча «Строй-Ар» ҖЧШ директоры Ринат Хаҗиәхмәтов чыгыш ясады. Белгечләр фикер алышуына фасадның берничә варианты тәкъдим ителде.

— Реконструкцияләнә торган һәм гамәлдәге биналар «Челтәр компаниясе» бинасы белән бер гармониядә, Баныкин урамы бердәм архитектура стилендә булырга тиеш, — дигән бурыч куйды Разиф Кәримов.

Фасад эскизлары эшләп бетерүгә җибәрелде, бинаның цоколе, стеналары һәм түбәсе материалларының төсләрен тизрәк ачыкларга кирәк. Хәбәр иткәнебезчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2022 елдан республикада психологик-педагогик ярдәм үзәкләренә капиталь ремонт ясала. 2022 елда Татарстанның 5 районында 15 объект ремонтланган, 2023 елда — республиканың 4 районында 9 үзәк, ә 2024 елда республиканың 5 шәһәрендә, шул исәптән Зәйдә дә 6 үзәктә эшләр алып барыла. Объектны тантаналы рәвештә 26 октябрьдә ачу планлаштырыла. 12 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр бушлай квалификацияле психологик ярдәм сорап әлеге үзәккә мөрәҗәгать итә алачак, анда индивидуаль психологик реабилитация программасы алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев