Зәй шәһәр судына – 90 ел
Алар гадел хөкем өчен хезмәттә.
Шәһәр судының тарихи башлангычы 1935 елга барып тоташа һәм ул республика, Зәй төбәге тарихы белән аерылгысыз үрелеп бара. Шул елның 25 августында СССР Юстиция халык комиссарының карары нигезендә Зәй район халык суды барлыкка килә. Биредә беренче гадел хөкемне халык хөкемдарлары Рәшит Зариф улы Сөләйманов, Василий Андреевич Ефремов һәм Әсгать Тәлгать улы Тубаев чыгаралар.
Төрле үзгәртеп корулар белән бәйле рәвештә хөкем йортының да исемнәре үзгәреп тора. 1963 елда, районнарны үзгәртеп оештырганнан соң, суд “Чаллы шәһәр халык судының Зәй сессиясе” дип үзгәртелә һәм Совет урамындагы иске агач йортта эшли. Ә 1972 елның ноябрендә киң ко-лачлы төзелеш башлану һәм Яңа Зәй микрорайоны барлыкка килү белән суд Яңа Зәй эшчеләр бистәсендә яңадан торгызыла һәм Чапаев урамындагы баракта урнаша. Ул елларда суд белән Вениамин Николаевич Киселев җитәкчелек итә, ул гаять энергияле һәм максатчан кеше була. Нәкъ менә аның тырышлыгы белән яңа бина төзелә, коллектив аңа 1979 елда күченә. Ул вакы-тка эшчеләр бистәсе Зәй шәһәре статусын ала, ә судка “Зәй шәһәр халык суды” исеме бирелә.
90нчы елларда суд рәисе Әлфия Малик кызы Дусаева була. Аның тәҗрибәсе һәм таләпчәнлеге кадрлар потенциалын саклап калырга гына түгел, ә учреждениене яңа үсеш этабына чыгарырга да мөмкинлек бирә. Нәкъ шул вакытта суд үзенең хәзерге исемен – Татарстан Республикасының Зәй шәһәр суды атамасын ала. Әлфия Маликовна суд белән 23 елдан артык җитәкчелек итә.
2014 елдан исә җитәкчелек эстафетасын Рөстәм Ринат улы Хәкимов кабул итә. Ә 2023 елның декабрендә Россия Президенты Указы белән суд рәисе итеп элек Теләче район судында хезмәт куйган Рамил Гаптерәүф улы Бикмиев билгеләнде. Аның суд системасындагы эш тәҗрибәсе 23 ел белән исәпләнә. Бүген исә аның җитәкчелегендә дүрт хөкемдар, аларның ярдәмчеләреннән, суд утырышлары сәрка-тибләреннән, суд эшләрен тәэмин итү бүлеге башлыгыннан, суд администраторыннан, машина йөртүчедән торган бердәм команда эшли. Алар арасында әлеге эшчәнлектә озак еллар хезмәт куючылар да бар. Хөкемдар Венера Исаичева һәм суд эшләрен тәэмин итү бүлеге башлыгы Татьяна Сафронова – әнә шундыйлардан, аларның хезмәт стажы 40 елдан артык. Әлеге мөхтәрәм затлар хезмәт юлларын гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауга багышлаган. Ә иң яшь хезмәткәр – суд уты-рышы сәркатибы Алинә Хәлилова суд системасында хезмәт эшчәнлеген башлый гына әле. Ул бу елның февралендә коллективка кушылган.
– Суд тиешле таләпләрне төгәл үтәп эшли, лаеклы, квалификацияле кадрлар составы форма-лаштырылган. Судьялар, аппарат хезмәткәрләре, тулаем коллектив Зәй шәһәр суды абруен югары дәрәҗәдә тоту өчен бар көчләрен куялар. Ветераннарыбыз белән элемтәдә торабыз, – дип билгеләп үтте суд рәисе Рамил Бикмиев.
Зәй шәһәр судын хаклы рәвештә Татарстан суд системасы өчен уникаль кадрлар алачыгы дип атарга мөмкин. Бу һөнәри мәктәпне тәмамлаучылар бүген республиканың эре шәһәрләре суд-ларында гына түгел, Югары судта да уңышлы эшлиләр. Бу исә үз юлын Зәйдә башлаган белгечләрнең югары дәрәҗәдә әзерләнүен һәм һөнәри осталыгын күрсәтә.
Үз эше турында сөйләгәндә Рамил Бикмиев та һөнәренең югары җаваплылыгын ассызыклый.
– Безнең эш кызыклы һәм төрле планда. Хөкемдар булу бер үк вакытта җаваплылык, гаделлек һәм тирән һөнәри белем сорый. Һөнәребез шулай ук намуслылык сыйфатларын югалтмый эшләүне, стресска чыдамлы, кеше язмышына йогынты ясый торган дөрес, җаваплы карарлар кабул итү сәләтенә ия булуны таләп итә. Суд эшендә катнашучы һәр кешегә хөкемдар ихтирамлы булып калырга тиеш, – ди ул.
Суд рәисе ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салиховка һәм Югары судка зур ярдәмнәре һәм эш өчен яхшы шартлар тудырулары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерә. Шәһәр суды бинасына капиталь ремонт ясалган, территория төзекләндерелгән. Онлайн ви-деоконференцияләр уздыру, суд процессында катнашучы шаһитлар белән читтән торып видео-элемтә урнаштыру өчен заманча җиһазлар урнаштырылган. Тиздән суд бинасының үз музее ишекләрен ачачак, шулай ук виртуаль музей эшли башлаячак, яшьләр һәм балалар белән актив профориентацион һәм профилактик эш алып барыла.
Рамил Бикмиев Зәй шәһәр судының рәисе булган көннән алып беренче чиратта судны модер-низацияләүне алгы планга куйды. Бу – сайт эшен активлаштыру, виртуаль музей булдыру, он-лайн-процессларны һәм мәгълүмати технологияләрне киң җәелдерү. Суд эшчәнлегендә бөтен баскычларны үткән, өч фәнни китап авторы, юридик фәннәр кандидаты, доцент өчен һәрчак за-ман белән бергә атлау, коллективны да моңа тарту бик мөһим. Ул – Россия дәүләт хокук универ-ситетының Казан фи-лиалы укытучысы да, дәресләрне онлайн форматта алып бара.
– Заман белән бергә атлау мөһим. Без Зәй судының виртуаль тарихи музеен булдыру буенча эш алып барабыз. Бу учреждениенең бай мирасын саклап калырга һәм аның эшен гражданнар өчен тагын да ачык итәргә мөмкинлек бирәчәк, – ди Рамил Гаптерәүфович.
Быел шәһәр суды 90 еллык юбилеен билгеләп үтә. Без коллективка һәм тармак ветераннарына изге теләктә калабыз. Гадел хөкем Зәй шәһәр судының йөзе булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев