Зәй шәһәр суды рәисе үзенчәлекле яңа китап нәшер ителүе турында хәбәр итте
1000 данә тираж белән чыккан “Электрон җинаять эше” («Электронное уголовное дело») монографиясе Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган судьялар һәм суд хезмәткәрләре истәлегенә багышланган.
“Электрон җинаять эше” дигән яңа монография авторларының берсе – Зәй шәһәр суды рәисе, юридик фәннәр кандидаты, М. Лебедев исемендәге Россия дәүләт университетының Казан филиалы җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасы доценты Рамил Бикмиев. Бу инде гадел хөкемгә багышланган фәнни хезмәтләр сериясенең өченче китабы. Авторларның үз хезмәтләрен Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен гомерләрен биргән судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләренең якты истәлегенә атаулары зур әһәмияткә ия.
Рамил Бикмиев үзе билгеләп үткәнчә, бу монография суд эшчәнлегендә заманча технологияләрне куллануга багышланган трилогияне тәмамлый.
"Беренчесендә без мәгълүматлаштыруның гомуми мәсьәләләренә игътибар иттек, икенчесе суд эшчәнлегендә ясалма интеллектны куллануга багышланган иде. Һәм, ниһаять, өченче китап иң гамәли сорауга җавап бирә: җинаять процессына цифрлы технологияләрне ничек кертергә. Без «Электрон җинаять эше» нең нәрсә икәнен, аның судлар һәм тикшерү эшен ничек үзгәртүен ачыкладык. Безнең максат – юридик бергәлеккә яңа, цифрлы форматта эшләргә ышанычлырак күчәргә ярдәм итү", - дип сөйли суд рәисе.

Яңа эш гамәлдәге практикаларны анализлауга гына түгел, җинаять процессын алга таба цифрлаштыруны популярлаштыруга да юнәлдерелгән. «Электрон җинаять эше» монографиясе юридик фәннәр кандидаты, Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы доценты Рәмис Борһанов белән берлектә әзерләнгән.
Биредә төп игътибар түбәндәгеләргә бирелгән:
• Электрон җинаять эшен алып баруның төшенчәсе, асылы һәм тәртибе.
• Гадел хөкем итү өчен яңа булган бу форманың үсеш тарихы һәм оештыру принциплары.
• Процессның барлык этапларында электрон формадагы эшнең үзенчәлекләре - алдан тикшерүдән алып хөкем карарын үтәүгә кадәр.
• Электрон җинаять суд эшләрен алып баруның бердәм платформасын үстерүдә хокукый җайга салу һәм техник аспектлар.
Китап судьялар, суд департаменты, эчке эшләр, РФ Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, прокуратура белгечләре, адвокатлар өчен кыйммәтле практик әсбап булачак. Монография шулай ук юридик югары уку йортлары укытучыларына, студентларына, аспирантларына һәм җинаять процессында заманча тенденцияләр белән кызыксынучы һәркемгә дә кызыклы булачак.
Яңа монографиянең чыгуы юридик бергәлек өчен әһәмиятле вакыйга, ул илебез гадел хөкеменең динамик үсешен һәм аның цифрлы киләчәккә таба хәрәкәтен ассызыклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев