Зәй шәһәр прокуроры баланы сөендерде
Прокурор Сергей Урванцев «Теләкләр елкасы» акциясендә катнашты.
Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сараенда балаларның Яңа ел теләкләре язылган уенчыклар эленгән зур чыршы әзерләнде. Елга йомгак ясау чарасында катнашкан җитәкчеләр әлеге чыршыдан уенчыкларны алып, балалар теләкләрен тормышка ашырырга сүз бирде. Шәһәр прокуроры да әле акциядә катнашты.
Сергей Урванцев җиде яшьлек Мишаның Яңа ел теләген тормышка ашырып, бүген балага бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев