Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй шәһәр прокуроры авыл кешеләрен шәхси сораулары буенча тыңлый

Зәй шәһәр прокуроры район авылларында халыкны хокукый темалар буенча сораулары белән кабул итүне дәвам итә.

23 майда шундый очрашулар Дүрт-Мунча һәм Түбән Биш авыл җирлекләрендә булачак.
Иртәнге сәгать 9дан 10га кадәр кабул итүләр Дүрт-Мунча авылында Яшьләр урамы 148нче йорт адресы буенча урнашкан авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында булачак.
Шул ук көнне көндезге сәгать 10нан 11гә кадәр кабул итүләр, Түбән Биш авылы Үзәк урамы 47нче йорт адресы буенча җирлек башкарма комитеты бинасында үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев