Зәй шәһәр прокуратурасы җир һәм табигатьне саклау законнарын бозу очрагын ачыклаган
Шәһәр прокуратурасы җир һәм табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.
Зәйдә бер филиал эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәсендә җәмгыятьнең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә карьерны эшкәртү һәм ком җитештерү буенча лицензиясен бозып эш алып баруы ачыкланган.
«Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозулар белән бәйле рәвештә шәһәр прокуратурасы тарафыннан юридик затка карата РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә административ эш кузгату турында карар чыгарылды. 30 июньдә гаепле затка карата 300 мең штраф күләмендә административ җәза билгеләнде», — дип хәбәр итәләр прокуратурадан.
Карар 3 августта законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев