Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй сабыйлары Халыкара десерт көнен уздырды

1 февраль — Халыкара десерт көне. Шул уңайдан Зәйнең «Бөртеккәй» балалар бакчасында «Чәй өстәле артында» проекты кысаларында «тәмле» чара үтте.

Ул Икмәк кабул итү бистәсенең «Заводская» территориаль иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә уздырылды. Бу көнне балалар десертның күптөрлелеге һәм килеп чыгышы турында белделәр, шулай ук кондитер һөнәре сыйфатында да үзләрен сынап карадылар. Балалар өлкәннәр белән бергәләп бик тәмле «тату гаилә» пирогы пешерделәр.

Бәйрәмгә Карлсон очып килде, ул кунаклар өчен күңелле уеннар һәм сюрпризлар оештырды. 

Балаларны «десерт» сүзенең мәгънәсе һәм аларның күптөрлелеге, тәм-томнарны акыллы куллану кирәклеге, шулай ук десертларның тәмле генә түгел, ә бик файдалы булуы белән дә таныштырдылар. Әниләргә җиләк-җимеш салаты әзерләргә тәкъдим ителде. Тематик көн шатлык һәм яхшы кәеф атмосферасында узды.

фотолар балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев