Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районының бер авыл җирлеге республика конкурсында грант отты

Зәй районы Гүлкин авыл җирлеге башкарма комитеты «Татарстан Республикасы оешмасының иң яхшы архивы» конкурсында грант отты. Җиңү «Җирле үзидарә органнарының иң яхшы архивы» номинациясендә яуланды.

Агымдагы елның март аенда Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты «Коммерциячел булмаган оешманың һәм иҗтимагый хакимият органының иң яхшы архивы — Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын тулыландыру чыганагы» конкурсын игълан итте. «Җирле үзидарә органнарының иң яхшы архивы» номинациясендә катнашу өчен республиканың 41 авыл җирлеге, шул исәптән Гүлкин авыл җирлеге башкарма комитеты гариза биргән. 375 мең сум күләмендә грант акчасы проектны гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк.

Архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты коллегиясе кысаларында ТР Дәүләт архив комитеты һәм республика конкурсларында җиңүче оешмалар арасында килешүләр имзаланды. Чарада Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эмиль Галеев катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев