Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районыннан Вавиловларның ярты гасырлык уртак тормышы кече Ватанга мәхәббәт белән сугарылган

21 июльдә, нәкъ менә Казан Мәрьям Ана иконасы көнендә Якты Күл авылында яшәүче Ангелина Петровна белән Михаил Петрович Вавиловларның язмышларын бергә бәйләүләренә 54 ел тулды.

Бу матур парның гаилә тарихы Чаллыда студентлар тулай торагында башлана. Михаил «КАМАЗ» заводының легендар төзелешендә кранчы булып эшли, ә Ангелина Мамадыш районыннан туганнарына кунакка килгән була һәм язмыш аларны шушында очраштыра. Биредә Михаил төзелеш тармагы белгечлеген үзләштерә, ә Ангелина үз карьерасында кладовщиктан өлкән мастер һәм инженерга кадәр юл үтә.

32 ел элек исә алар Михаил Петровичның кече туган ягына - Якты Күлгә кайтырга карар кылалар. Авылга кайткач Вавиловлар җәмәгать тормышына чумалар. Фикердәше Светлана Крайнова белән бергә Ангелина Петровна Казан Мәрьям Ана иконасының онытылган Тәхет бәйрәмен торгызуга керешә.

Ә бүген Ангелина Петровна - «Керәшен моңы» фольклор коллективының алыштыргысыз җитәкчесе, иҗат төркеменә быел 30 яшь тулды. Ул Якты Күл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе дә, аккомпаниатор да булып эшләде, һәр катнашучыга а һәм һәр җырга күңелен салды. Аның таланты һәм чиксез энергиясе киләчәк буыннар өчен керәшеннәрнең уникаль мәдәни мирасын саклап калырга мөмкинлек бирә.

Ангелина Петровна талантлы башкаручы гына түгел, ул чын елъязмачы һәм керәшен йолаларын саклаучы да. Ул виртуоз җырчы һәм үз халкының тарихын, аның мәдәнияте һәм көнкүреше нечкәлекләрен бик яхшы белә. Казаннан экспедиция белән килгән этнографларда гаилә истәлеге булып сакланучы, 1920 елда Вавилова Анастасия Никифоровна өчен тегелгән борынгы күлмәк аеруча кызыксыну уята. Ангелина Петровна әлеге күлмәк нигезендә галимнәргә керәшен хатын-кыз костюмының үзенчәлекләре, бизәнү әйберләренең һәм традицион чигүнең һәр элементының әһәмияте турында җентекләп сөйләп бирә.

Вавиловлар гаиләсендә өч бала үсә, хәзер инде алар алты онык һәм өч оныкчык өчен яраткан әби белән бабай. Ир белән хатын сүзләренә караганда, озак һәм бәхетле гаилә тормышының сере гади:

“Иң мөһиме-бер-береңне хөрмәт итү һәм юл кую. Без бит характерыбыз буенча бик төрле, әмма һәрвакыт бер-беребезне ишетергә тырыштык. Һәм тагын тормыштагы һәр уңышка чын күңелдән шатлана белү кирәк, мондый мизгелләр гаиләне ныгыта, бер-береңә якынайта", - ди Ангелина Петровна.

Аларның күңелендә шәфкатьлелек орлыклары да киң урын алган. Мәдәният йортында махсус хәрби операция сугышчылары өчен маскировка челтәрләре үрә башлау белән, Вавиловлар да читтә калмый. Нәкъ менә Михаил Петрович һәм Ангелина Петровна үз куллары белән челтәр үрү өчен рамнар ясаганнар.

Ирле-хатынлы Вавиловлар – бер гаиләнең бөтен авылны җәлеп итә алуы үрнәге. Алар яшьләрне дә, өлкәннәрне дә үз артларыннан яхшы эшләргә ияртергә сәләтлеләр. Ватанга мәхәббәтнең нигезе нәкъ менә үз гаиләңне, үз җырыңны һәм үз тарихыңны яратудан башлана да инде.

Роза Илалтдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев