Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районыннан яшь фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова 2025 елның төп спорт йолдызларының берсе булды

Яңа елның беренче көннәрендә 16 яшьлек Динә кече Ватанында — Аксар авылында кунакта булды. Биредә аны Яңа ел һәм уңышлы спорт сезоны белән җылы котладылар.

Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе исеменнән котлаулар җиткереп, бүләкләр тапшырды.

-Без, Динә, синең белән чын күңелдән горурланабыз һәм сиңа нык сәламәтлек, яңа җиңүләр һәм ышанычлы алга баруыңны телибез. Зәй районы халкы синең белән бик горурлана һәм сине ярата, — диде Регина Камалова.

Яшь чемпионканы котларга шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызы, Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов та килде.

— Мондый талантлы спортчының безнең җирлектә тууы һәм үсүе - безнең җирлек өчен зур дәрәҗә, — дип ассызыклады Юрий Гыйльманов.

«Зәй-информ» төшерү төркеме белән әңгәмәдә Динә Хөснетдинова үзенең спорт юлы турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

Фигуралы шууга ул бик иртә - 3,5 яшьтә килә.

Динә беренче адымнарын Зәйдәге «Яшьлек» боз сараенда ясый. Яшь фигуристканың беренче тренеры Юлия Коншина була.
Киләсе мөһим баскыч - Казан. Ун яшендә Динә республика башкаласына күченә, анда Надежда  Заякина җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый. Нәкъ менә шул вакытта спортчының алга таба үсеш өчен потенциалы барлыгы ачыклана.

Мәскәүгә күченү турындагы карар бергәләп — тренер һәм ата-аналар тарафыннан кабул ителә. Августта контроль прокатлардан соң Динә просмотр уза һәм тиздән Этери  Тутберидзе төркеменә эләгә. Инде бер атнадан ул яңа командада шөгыльләнә башлый.

— Без Надежда Владимировна һәм әти-әниләр белән бергә алга таба үсәргә кирәк дигән карар кабул иттек. Августта контроль прокатлардан соң без Этери Георгиевнага килдек, һәм бер атнадан мин аның төркемендә күнегүләр ясый башладым, — ди Динә.

Бүген Динәнең көне Мәскәүдә минутлап язылган: иртәнге тугызда ул боз аренасына килә һәм аны кичке сигезече яртыда гына бушый. Спортчы укуын онлайн-уку ярдәмендә спорт белән бергә алып бара.

Зур бозда беренче чыгышын исенә төшереп, фигурист болай ди:

"Шатлыклы да, дулкынландыргыч та булды ул. Ләкин мин хис-кичерешләремне йөгәнләп, лаеклы шуу күрсәтә алдым”.

Динә аерым хисләр һәм җылылык белән туган шәһәре Зәй, Аксар турында сөйли.

"Мин һәрвакыт йөрәк түрендә  туган ягым турында җылы хисләр йөртәм. Һәрвакыт Аксарны, Зәйне сагынам, кайтырга мөмкинчелек булганда, сөенеп очып кайтам”, - ди Динә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев