Зәй районында “Хезмәт кешесе” бәйгесе узачак
Җиңүчеләр Шәһәр көнендә тантаналы төстә бүләкләнәчәк.
Зәй районында традициягә кергән әлеге бәйге ике номинациядә – “Хезмәт кешесе” (бәйге җиңүчесе) һәм “Предприятиенең (оешма, учреждение) иң яхшы хезмәткәре” (өч җиңүче булачак) узачак. Бөртекле культураларны җыеп алу эшендә катнашучы яшь комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр өчен “Хезмәт кешесен данлыйбыз” бәйгесе оештырыла.
Бәйгедә предприятие, оешма, учреждениеләрдә хезмәт куючылар катнаша ала. Җиңүчеләрне билгеләгәндә производство эшчәнлеге нәтиҗәләре, озак еллар тырыш намуслы хезмәт, төрле бүләкләр һәм исемнәргә ия булу, Россия һәм төбәкара бәйгеләр һәм ярышларда катнашу исәпкә алыначак.
Бәйгенең беренче этабында (1 августка кадәр) предприятие, оешма, учреждениеләрдә, икенче этапта (10 августка кадәр) районда җиңүчеләр билгеләнәчәк. Җиңүчеләр Шәһәр көнендә тантаналы төстә бүләкләнәчәк.
Конкурста җиңүчеләрнең фамилияләре «Зәй муниципаль районы елъязмасы» альбомына кертелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев