Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районында үзара салым мәсьәләсе буенча халык җыеннары бара

Бүгеннән Зәй районы авылларында үзара салым җыю мәсьәләләре буенча халык җыеннары башланды.

Анда торак пунктларда яшәүчеләр үз территорияләре өчен мөһим булган эшләрне билгеләп, аларны башкаруга акча җыюны хәл итә. Үзара салым программасы буенча һәр җыелган 1 сумга хөкүмәттән акчалар 4 сум өстәлеп кайта һәм авыл өчен кирәкле булган эшләрне башкаруга тотыла. 

Бүген җыеннар  Әлкин, Кече Пәлчекәү, Кече Бүсерәк, Шунак, Иске Бүсерәк, Иске Пәлчекәү, Апач, Яңа Спас, Имәнлебаш, Бохарай, Төги, Кисилевка авылларында узды. Күпчелек авылларда үзарасалымны 600 сумнан җыю хәл ителде. Берничә авылда бер мең сум җыярга карар иттеләр.

Районда барлыгы 85 торак пункт исәпләнә, шуларның 74ендә үзара салым буенча халык җыеннары үтәчәк.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев