Зәй районында укучыларны транспортта йөртүгә 8 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк
Зәй районы укучыларын транспорт белән йөртүне оештыруга 8 094 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Бу турыда документ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Зәйнең 1, 5, 6, 7нче мәктәпләре һәм татар гимназиясе, шулай ук Бигеш, Югары Мәлем, Ал. Бистәсе, Бохарай, Югары Шепкә, Кадер, Түбән Биш, Поручик, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Чыбыклы авыл мәктәпләре укучыларын транспортта йөртү оештырылачак. Контракт беренче яртыеллыкка төзелә, һәр уку йорты өчен расписание эшләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев