Зәй районында табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча өйрәнүләр үтте
Зәй районында табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб өйрәнүләре узды.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең бердәм дәүләт системасының Зәй звеносы хезмәткәрләре Перцовка торак пунктында табигый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча өйрәнүләрдә катнашты. Перцовка Аксар авыл җирлеге составына керә һәм, урман массивына якын урнашу сәбәпле, янгын куркынычы зур булган торак пункт булып тора.
Торак пункт территориясендә биш янгын гидранты бар, ерак түгел Бөгелде елгасы, 88нче янгын-коткару бүлеге урнашкан.
Өйрәнүләрдә Зәй янгын-коткару часте, медицина, полиция, газ һәм электр хезмәте хезмәткәрләре, урман тармагы белгечләре катнашты.
Фотолар янгын сүндерү бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев