Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районында сайлауларда хәрбиләргә ярдәм итүче волонтерлар бердәмлеге белән аерылып торды

Сайлаулар районыбызда бәйрәм төсен алып узды.

Районыбызда махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүче волонтерлар аеруча бердәмлеге белән аерылып торды. Алар тыныч күкнең һәм тотрыклылыкның бәясе ничек яуланганын беләләр. 

Түбән Биш авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр махсус киемнәрдә җырлап килде сайлау участогына. 

-Илләребез тыныч булсын, бәрелешләр тизрәк бетеп, егетләребез җиңү белән кайтсын иде. Без республикабызны бик яратабыз һәм аның үсештә булуын телибез, - ди волонтерлар.

Шулай ук Куш-Елга авылында сайлауларга килүчеләрне җырлар белән каршы алдылар, коймак-чәй белән сыйладылар. 

“Бу көн безнең өчен чып-чын бәйрәмгә әверелде. Кечкенә вакытта әти-әниләргә ияреп килә идек”, -  дип искә алды апаларыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев