Зәй районында өлкәннәрне юбилейлары белән тәбрикләү традициясе дәвам итә
Бүген районның Чыбыклы авылында яшәүче Фәимә Әхтәмҗан кызы Баһаутдиновага 95 яшь тулды.
Аны юбилее белән тәбрикләргә өенә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, җирлек башлыгы Илфат Гадершин, район мәдәният йорты хезмәткәрләре килде.
Фәимә апаның бала-чагы, яшьлек еллары авыр сугыш чорларына туры килгән. Хезмәт юлын унике яшеннән колхоз эшендә башлаган өлкән буын кешесе бүгенге тормышның муллыгына сөенә, ил-көннәрнең тыныч булуын тели. Баһаутдиновлар гаиләсендә биш бала үскән.
«Гомерем хезмәт белән үтте. Колхозда төрле эшләрдә дә эшләдем, сыер да саудым, җәйге вакытларда өчәр гектар чөгендер эшкәрттем. Менә шулай гел эштә, хәрәкәттә булу озын гомерле иткәндер инде, хәрәкәттә-бәрәкәт, диләр бит, » — ди ул үзе.
Бүгенге көндә Фәимә апа улы Нәзир белән яши.
— Район үсеше өчен куйган тырыш хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә. Алгы көннәрдә менә шулай балаларыгыз хөрмәтендә бәхетле картлык кичереп яшәвегезне телибез, — диде аңа тәбрикләү сүзләрен җиткереп, район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырып Петр Сергеевич.
Ә сәнгать әһелләре хезмәт ветеранының күңелен күреп аның яшьлек чорлары җырларын башкардылар.
Фотолар район мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев