Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районында ике торак пунктта төзелгән мобиль элемтә база станцияләре ачылды

“Казан-Экспо” да узучы “АГРОВОЛГА-2025” Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында кичә республика торак пунктларында урнаштырылган мобиль элемтә база станцияләрен эшләтеп җибәрү чарасы узды.

Онлайн форматта оештырылган станцияләрне тантаналы ачу 70 пунктта башкарылды. Шундый онлайн элемтә Зәй районы территориясеннән дә оештырылды. Бездә Бигеш һәм Түбән Биш авыл җирлекләрендә мобиль элемтә станцияләре ачылды. Тантаналы чара Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

Әлеге 70 станция республиканың үзәктән ерак торак пунктларын яхшы элемтә белән тәэмин итүне күздә тотып, цифрлы тигезсезлекне бетерү буенча федераль программа кысаларында төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев