Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районында язгы ташуга әзерлек чаралары күрелә

Яз никадәр ямьле һәм ягымлы булмасын, аның су басу кебек бер хәвефле ягы бар. Зәй юл хезмәтләре районда су басу очракларын булдырмас өчен март башында ук әзерлек эшләрен башлады.

Төп игътибар суүткәргеч торбаларны җыелган пычрактан, кар һәм боздан чистартуга бирелә. Әлеге эшләр кар суы иркен агып чыксын өчен кирәк, бу территорияләрне су басудан һәм юл инфраструктурасын җимерелүдән саклый.

 -Хәзер без суүткәргеч канауларны казып, суүткәргеч торбаларны ачабыз, - “Благострой”  оешмасы җитәкчесе Максим Сабанов.

Әгәр дә мондый эшләрне вакытында башкармасаң, бу җитди зыян салырга -юл өслеген җимерергә, янәшәдәге территорияләрне су басарга һәм инфраструктурага зыян китерергә мөмкин.

Торбаларны чистартудан тыш, юлчылар күперләрне, су агызу лотокларын, култыксаларны һәм баскычларны тәртипкә китерү белән дә шөгыльләнә. Бу - язгы су басулар белән бәйле куркынычларны киметергә мөмкинлек бирә торган комплекслы алым.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юлларның кайбер участокларында салкын асфальт алымы белән чокырлар ямалган инде. Бу хәтта температураның кискен үзгәрүе шартларында да юл өслеген яхшы хәлдә тотарга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев