Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районында язгы ташуга әзерлек чаралары күрелә

Зәй районында ике торак пунктка су басу куркынычы яный.

Кояш нурларын көннән-көн мулрак сибә, кар эри, боз кузгала. Яз кемнәргәдер шатлык-куаныч алып килсә, кемнәрдер аны хәвефләнеп көтеп ала: «Базга су кермәсме? Ишегалларын су басмасмы?» — дип борчылучылар бар.

Быел хафаланырга урын бар шул: кар күп, ул көннәр кинәт нык җылытып, эри башласа, үзән урыннарда су басу очраклары булырга мөмкин. Районыбызда су басуларны булдырмау максатында, һәр елдагыча, әзерлек эшләре алып барыла. Бездә су басу куркынычы янаган ике торак пункт исәпләнә. Алар — Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авыллары. Аларда 109 кеше яши.
Муниципаль районда елгаларның һәм буаларның торышына мониторинг үткәрелә, тәүлек буе вакытлыча күзәтү постлары эшли.
«Иске Тәкмәк авылында шулай ук күзәтү посты булдырылды. Марина Ермолаева бу эш өчен җаваплы. Ул тәүлегенә ике тапкыр елга торышына бәя биреп бара. Авыл халкы арасында су басуларга каршы аңлату эшләре алып барылды, белешмәлекләр таратылды. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында да сөйләшү булды. Су басулар белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла», — ди Аксар авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов.

Күпләп кар эрегәндә күңелсез нәтиҗәләрне киметергә мөмкин. Үз йортлары белән яшәүчеләргә кар суы ага торган канаулар казырга, йорт яны территорияләрен чистартырга онытмаска кирәк.

Язгы боз аша йөрүнең куркыныч булуын да кисәтә белгечләр. Андый боз тиз ватылырга мөмкин.

Фотолар авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев