Зәй районында язгы ташуга әзерлек чаралары күрелә
Районда язгы ташуны бәла-казаларсыз үткәреп җибәрүгә юнәлдерелгән чаралар күрелә. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев рәислегендә үткән гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында әйтелде.
Республика буенча кар катламының биеклеге уртача 41-120 сантиметр тәшкил итә һәм кинәт җылыткан очракта барлык җаваплы хезмәтләрне язгы ташкын һәм кайбер участокларны су басу ихтималы аеруча борчый.
Бездә су басу куркынычы янаган ике торак пункт исәпләнә. Алар — Иске Тәкмәк һәм Бүре-Сарай авыллары. Аларда 105 хуҗалык, 207 кеше исәпләнә.
Шулай ук шәһәрнең шәхси секторында да (Карамалы елгасына якын урамнар) су басу куркынычы бар.
Районда су үткәрүче канаулар, су торбалары, күперләр кардан һәм чүп-чардан вакытында чистартылып торыла. Су басу куркынычын булдырмау максатында районда яшәүчеләрдән дә битараф булмаулары сорала.
Күпләп кар эрегәндә күңелсез нәтиҗәләрне киметергә мөмкин. Үз йортлары белән яшәүчеләргә кар суы ага торган канаулар казу, йорт яны территорияләрен чистарту зарур. Шулай ук йорт хайваннарын һәм кошларны вакытлыча урнаштыру пунктларын планлаштырырга кирәк. Һәм йортны, мөлкәтне иминиятләштерергә киңәш ителә. Су басу зоналарына эләккән шәхси йорт хуҗалыкларын иминиятләштерү килгән зыянны каплау гарантиясе булып тора. Закон буенча мондый очрак була калганда иминиятләштерүсез максималь ярдәм нибары 30 мең сум тәшкил итә.
Үткәрелгән чараларның профилактик комплексы су басу очракларын контрольдә тотарга, югалтуларны киметүгә һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Александр Биканов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев