Зәй районында янгыннарны кисәтү максатыннан “Торак” операциясе бара
“Торак-2023” янгыннарны кисәтү операциясе кысаларында Зәй районы территориясендә профилактик чаралар дәвам итә.
Профилактик төркем составына район янгын күзәтчелеге һәм 88нче янгын сүндерү, эчке эшләр бүлекләре һәм социаль яклау хезмәткәрләре кергән.
Операция кысаларында белгечләр күп балалы һәм имин булмаган гаиләләр, патронаж исәптә торучы ялгыз яшәүче өлкәннәр, хәмер белән мавыгучы затлар яшәүче йортларда була.
“Рейдлар барышында янгын турында автоном хәбәр җиткерү җайланмалары булуы, аларның эшчәнлеге дә тикшерелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль куркыныч хәлдә булган кайбер гаиләләр әлеге җайланмаларны алып куйганнар, ә кайбер гаиләләрдә батареялар “утырган”, аларны алыштыру таләп ителә. 2023 елда 280 күпфатирлы торак йорт, 1800 шәхси йорт тикшерелде. Бу юнәлештә эш дәвам итә”, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
Тикшерүләр вакытында янгын куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр үткәрелә, көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәлекләр тапшырылып, аңлату эшләре алып барыла.
Фото янгын күзәтчелеге бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев