Зәй районында Дәүләт автоинспекциясенең 90еллыгына багышланган балалар рәсем бәйгесе игълан ителде
“Юллар сагында 90 ел” дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесен район эчке эшләр бүлегенең юл иминлеге сагы бүлекчәсе оештыра.
15-22 июнь аралыгында 5-16 яшькәчә булган балалардан юл иминлеге темасына рәсемнәр көтәләр. Анда аерым инспекторларны да, юл ситуацияләрен дә, светофорларны, юл билгеләрен һ.б. ясарга мөмкин.
Рәсемнәр m_er@bk.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Эшләрне җибәргәндә исем, фамилия, яшь, кайсы мәгариф учреждениесеннән булуны күрсәтү кирәк. Җиңүчеләр 23 июньдә Дәүләт автоинспекциясенең Max мессенджеренда онлайн тавыш бирү форматында билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев