Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районында балыкларны коткару өчен бәке тишәләр

Бу суны кислород белән баетырга һәм балыкларны саклап калырга ярдәм итәчәк.

Быел республиканың күп кенә сулыкларында су шактый кимеде, ә бозның калынлыгы һәм кар катламы кислород керүенә тагын да күбрәк комачаулый. Болар барысы да балыклар өчен куркыныч тудыра.

Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Зәй бүлеге җитәкчесе Әдип Габдерәхимов балыкларның үлүенә юл куймас өчен сулыкларда рейдлар уздыра. Без аның белән Дала Зәе һәм Баграж сулыкларына рейдка чыктык. Ул балыкчылар, егерьләр белән очрашып, аңлату эшләре алып бара, алар бергәләп бозны төрле урыннарда бораулап, бәкеләр ясыйлар. Бу суга кислород үтеп керергә булыша, ә боз астындагы тереклек дөньясына исән калу өчен ул бик тә кирәк. Бәке туңмасын һәм һава анда тоткарлыксыз үтсен өчен камышлардан файдаланалар.  Камыш сабаклары су катуны булдырмый кала һәм газ алмашу функциясен үти.

-Быелгы кышкы һава торышы, калын кар катламы сулыкларда яшәүчеләр өчен чын сынауга әверелде. Аларның яшәешен саклап калу өчен төп шарт — суны үз вакытында кислород белән туендыру. Безнең район территориясендә шактый елга бар. Аларның кайберләрендә су катмый, алардагы балыкларга кислород кытлыгы янамый. Без бу көннәрдә рейдлар үткәреп, балыкчылар белән очрашып, бәкеләр тишү эшен оештырабыз, — ди Әдип Габделбәрович.

Нәкъ менә февраль аенда сулыкларда бозлар аеруча калыная һәм шуңа күрә су астында яшәүчеләрдә кислород кытлыгы башлана. Шундый стресс булганга күрә балыклар кармакка да эләкми башлый, ди балыкчылар. Алар әлеге вазгыятьне иң яхшы аңлаучылар, шуңа күрә дә бәкеләрне дә тишүгә алыналар.

Дала Зәе елгасында балык тотучылар арасында Әлмәттән килгән Владимир исемле ир-ат та бар иде. Ул бирегә балык тотарга еш килүен әйтте, берничә урында бәке тишкән иде инде.

-Бу урында елгадагы боз катламы 70 сантиметрлап бар, — диде ул.

Күлләрдә бәкеләр тишү боз эрегәнче дәвам итәчәк. Рейдлар барышында законсыз төстә балык тотучыларга, җәнлекләр аулаучыларга административ беркетмәләр төзелеп, штрафлар салына.

Дала Зәе елгасында барлыгы 200 бәке ясалган, Баграж елгасында бу эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев