Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәй районында авыл халкы онкология авыруларына бушлай тикшерү үтә

Районда «Флюмамм» күчмә мобиль комплексы эшли башлады, анда онкологияне профилактикалауга юнәлдерелгән ике тикшеренү үтәргә мөмкин.

Югарышепкәлеләр иртә таңнан ук «Флюмамм» күчеп йөрүче медицина комплексы янында чиратка басты. Монда табиблар ике төрле тикшерү үткәрәләр — флюорография һәм маммография.

— Без — авыл халкына шәһәр поликлиникасына бару мәшәкатьле, авыл халкы өчен мондый мөмкинлек тудырылуына бик шатбыз һәм берьюлы ике тикшерү үтәргә була, — ди авыл халкы.

Мобиль комплексның эш графигы: 8 апрельдә — Югары Шепкә торак пункты, 9 апрельдә — Аксар, 11 апрельдә — Сәвәләй, 12 апрельдә — Якты Күл, 22 апрельдә — Бигеш, 23 апрельдә — Түбән Биш, 24 апрельдә — Кадер, 25 апрельдә — Сарсаз-Баграж, 26 апрельдә — Ал. Бистәсе ФАПы.

Күрше авылларда яшәүчеләр дә тикшерү үтә ала. Бу эш хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында онкологияне профилактикалау өчен башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев