Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары килде

26 октябрьдә Зәй районына эш визиты белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков килде.

Эш сәфәрен Денис Владиславович психологик-педагогик үзәкләрне капиталь ремонтлау программасына кертү планлаштырылган бинаны караудан башланды. Аңа бинаны төзекләндерү һәм аның алга таба эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Аннан ул «Дуслык» яшьләр үзәгендә булды. Биредә «Фикердәшләр очрашуы» федераль проекты кысаларында хәрәкәт активистлары өчен яшьләр учреждениеләре эшенең презентациясе узды. Денис Владиславович шулай ук «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә Челтәр компаниясе оештырган «Чикләрсез яшьләр» форумында катнашты, Иске Зәй яшьләр үзәгендә яшьләр өчен клублар эшчәнлеге белән танышып, балалар белән аралашты. Ул балалар белән эш алып баручы оешмалар җитәкчеләре белән балалар-яшьләр ял буенча киңәшмә үткәрде.

«Зәй районында балаларның ялы һәм сәламәтлеге кайгыртыла. Моның өчен тиешле шартлар да тудырылган», — диде министр урынбасары.

Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев